news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанга корылык янамый диярлек

Узган тәүлектә республиканың 8 районында яңгыр яуды

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанга корылык янамый диярлек. Узган тәүлектә республиканың 8 районында яңгыр (4мм-14мм) яуды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Биектау, Питрәч, Бөгелмә, Лениногорски, Чистай, Яңа Чишмә, Апас һәм Буа районнарында, кайбер торак пунктарда яңгыр явып узды. Юдино бистәсендә һәм Биектауның кайбер торак пунктларында боз яуган. Белгечләр белдерүенчә, бу уҗымнарга җитди зыян салмаган.
Гомумән алганда, белгечләр бәяләвенчә, үсемлекләр өчен кирәк булган яңгырның яртысы да яумаган әле. Әмма корылык янамый инде, үсемлекләрнең хәле көннән-көн яхшыра.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100