Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанга коронавирустан вакцинаның сынау партиясе кайтарылды
Республикага препаратның тулы партиясе кайткач, вакцинация башланачак.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанга Covid-19 яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» вакцинасының сынау партиясе кайтты. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Вакцинаның сынау партиясе кайтты, логистиканы, транспортлау һәм саклау шартларын тикшердек. Тулы партиясен көтәбез, аннары риск төркеменә керүчеләргә вакцина ясый башлыйбыз», — дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.
Агенлыкның үз чыганаклары мәгълүматлары буенча, республикага зур булмаган партия кайтарылган.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәре буенча, барлык төбәкләр дә коронавирустан вакцинаның сынау партияләрен алды.
«Бөтен илдәге кебек, беренче чиратта үз теләкләре буенча табибларга һәм укытучыларга вакцинация ясый башлыйлар», — диделәр министрлыкта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз