Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанга коронавирустан «ЭпиВакКорона» вакцинасының беренче партиясе кайтты
Препаратны республиканың зур шәһәрләренә таратачаклар.
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанга коронавирустан «ЭпиВакКорона» вакцинасының беренче партиясе кайтты. Бу хакта республикада вакцинация турында махсус туры эфир вакытында вакцина профилактикасы буенча баш белгеч, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.
«„ЭпиВакКоронаны“ без аз күләмдә алдык», — дип искәртте спикер.
«Татар-информ»ның үз чыганагы мәгълүматлары буенча, республикага 3,2 мең доза препарат кайткан. Беренче партия республиканың эре шәһәрләренә — Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәткә озатыла.
Вакцинаның бер ампуласы биш дозадан тора. Вакцина бер компонентлы, әмма 21 көнлек ара белән ике тапкыр кертелә.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы массакүләм вакцинация Россия төбәкләрендә 18 гыйнвардан башланды. Бүгенге көндә илдә өч вакцина — «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «Ковивак» теркәлгән. 23 мартта Covid-19 инфекциясеннән РФ Президенты Владимир Путин прививка ясатты. Ул нинди препарат белән вакциналаштырылганын әйтмәде, әмма Россиянең барлык өч вакцинасы да нәтиҗәлелек буенча «якынча бер үк», дип өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз