Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанга коронавирустан 12,5 мең доза вакцина кайткан
Февраль азагына кадәр республикага 190 мең 500 вакцина кайтыр дип көтелә.
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанга коронавируска каршы 12,5 мең доза вакцина кайткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев әйтте.
Ул вакцина ике компоненттан торганын искәртте. «Икенчесе, беренчесен кадатып, 21 көн узгач кертелә. Бүген вакцинация темпы югары түгел. 57 вакцинация пункты оештырылган», — диде Альмир Абашев.
Аның сүзләренчә, февраль азагына кадәр республикага 190 мең 500 вакцина кайтарылачак. Бу «Гам-КОВИД-Вак» яки «Спутник V» вакцинасы.
Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, вакцинация, беренче чиратта, медицина, мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә, хроник авырулары булган барлык 65 яшьтән өлкәннәргә, күп функцияле үзәкләрдә эшләүчеләргә, хокук саклау вәкилләренә, волонтерларга, хәрбиләргә үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз