Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанга климатик кыш декабрьнең икенче ункөнлегендә киләчәк – метеоролог
Казандагы гадәттән тыш тотрыклы җылылык декабрьнең икенче ункөнлегендә генә чын кышкы һава торышына алмашыначак. Мондый фаразны «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә «Метео» фаразлары үзәге җитәкчесе Александр Шувалов әйтте.
Аның сүзләре буенча, декабрьнең беренче ункөнлеге һаман да бик җылы булачак. Үзгәреш айның беренче һәм икенче ункөнлекләре арасында булачак.
«9-11 декабрь чигендә генә кышкы һава торышына күчүне көтеп була. Кар да яварга мөмкин, һәм температура тискәре күрсәткечләргә – якынча 5-10 градус салкынга кадәр төшә башлаячак», – диде Шувалов.
Шул ук вакытта, беренчел бәяләүләр буенча, бөтен декабрь дә климатик нормадан җылырак көтелә, ләкин ноябрьдәге кебек үк әллә ни зур аерма булмаячак. Шувалов сүзләренчә, мондый гадәттән тыш җылылык Урта диңгезнең көнчыгышыннан, Балканнан һәм Кара диңгездән һаваның тотрыклы рәвештә килүе белән бәйле, бу хәл Татарстанга гына түгел, Россиянең үзәк төбәкләренә дә кагылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз