Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанга килүче чит ил туристлары саны 11 процентка арткан
Туристлар күбесенчә Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Германия, Һиндстан һәм АКШтан килә.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). 2017 елда Татарстанга чит илләрдән 278 мең 183 турист килгән. Бу – 2016 ел белән чагыштырганда, 11 процентка артыграк, дип белдерде ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
Туристлар күбесенчә Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Германия, Һиндстан һәм АКШтан килә, дип искәртте Сергей Иванов ТР Туризм буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында. Утырышта комитетның 2017 елда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар һәм 2018 елга бурычлар билгеләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз