news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга каршы булган нәрсәләрдән ерак торачакбыз – Болгар академиясе мөгаллиме

Исмаил Болбол бер елга укытырга килергә җыена.

(Болгар, 28 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Татарстанны, аның халкын ошаттым", – дип белдерде бүген журналистларга Мисырның Әл-Әзһәр университетыннан ислам фәннәре һәм гарәп филологиясе буенча доктор Исмаил Болбол. Ул Болгар ислам академиясендә 4 дисциплина буенча белем бирергә җыена.

Аның сүзләренчә, Татарстандагы укыту программасына килгәндә, Әл-Әзһәр белән чагыштырганда, әллә ни зур аерма юк. Әл-Әзһәрдә укыткан система буенча монда да дәвам итәчәкбез. Шулай да, Татарстанның мохитен аерым үлчәүгә куябыз, Татарстан өчен кирәкле булган әйберләр өстен булачак. Татарстанга каршы булган нәрсәләрдән, әлбәттә, ерак торачакбыз. Биредә яшәүче халык бик яхшы холыклы, әлбәттә, аларга иминлек кирәк, ыгы-зыгылар кирәкми. Ислам диненең максаты – иминлеккә өндәү", – дип белдерде Исмаил Болбол.

Мөгаллим виза алуда кайбер кыенлыклар булганын да билгеләп узды. "Палестина ул – сугышлар, бәрелешләр уза торган урын. Шуңа күрә кайбер документларны китерү авыррак. Ләкин ничек кенә булса да, бу мәсьәләләрнең инде шактые хәл ителде. Виза алу өчен кайбер кирәкле документлар әзер. Тиздән мин янә Мисырга барып, анда консуллыкта тулы бер елга виза алып, бер елга монда киләм. Монда яшәп эшләргә җыенам. Миңа монда бик ошый, монда укытырга телим, бу якларны, аның халкын ошаттым. Җире матур, кешеләре тагын да яхшырак", – дип белдерде Исмаил Болбол. Киләчәктә ул Россия гражданлыгы алу теләген дә инкарь итми. "Проблемалар, каршылыклар юк. Аллаһ насыйп итсә, мин әзер", – дидеИсмаил Болбол.

Бүген ул мөселман мөгаллимнәре форумының пленар утырышында "Ислам университетларында фән һәм мәгариф" темасына доклад ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100