news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга Калуга өлкәсе делегациясе килде

Кунаклар өчен Татарстанның сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни потенциалын тәкъдим итү семинары узды

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). 9–12 ноябрьдә Татарстанда губернатор Анатолий Артамонов җитәкчелегендә Калуга өлкәсе делегациясе эш сәфәрендә була, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.
Бүген Калуга өлкәсе делегациясенең Татарстанга визиты кысаларында Казанда республиканың сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни потенциалын тәкъдим итү семинары узды. Кунаклар көннең икенче яртысында IT-паркта һәм “Идея” инновацион технопаркында була һәм технопарк, ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты һәм ТР Инвестиция-венчур фонды җитәкчелеге белән очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100