Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанга кайткач, хаҗиларга 21 көн сәламәтлекләренә игътибарлы булу кирәк
Хаҗ кылып, республикага кайткач, татарстанлыларга 21 көн эчендә сәламәтлекләрен тикшереп тору кирәк. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсендә территорияләрнең санитар сакланышы бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Альбина Гыйльмуллина әйтте.
«Йогышлы авыру билгеләре – йөткерү, хәлсезлек, тамак авырту, температура күтәрелү, эчәк авырулары билгеләре булса, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табибка үзегезнең сәфәрдән кайтканыгызны һәм нинди илдә булуыгызны әйтергә кирәк», - диде Роспотребнадзор белгече.
Хаҗдан кайткач, Дәүләт хезмәтләре сайтында вакцинация турында сертификатны беркетергә һәм анкета тутырырга кирәк.
Хаҗда исә, Альбина Гыйльмуллина битлектән йөрергә, күп кеше җыелган урыннарда инфекция билгеләре булган затлар белән аралашмаска тырышырга, авыру билгеләре сизелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. «Профилактик чаралар йогышлы авырулардан саклаячак», - дип искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз