news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга көчле салкыннар килә

Республикада урыны белән томан, юлларда бозлавык була.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда көчле салкыннар аркасында кисәтү игълан ителде. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген кич һәм иртәгә салкын һава торышы көтелә. Юлларда бозлавык саклана.

Татарстан территориясендә урыны белән, шул исәптән Казанда да, иртәгә томан төшәчәк. Кайбер урыннарда кар явуы ихтимал, юлларда бозлавык хасил була. Төнлә термометр баганалары -18 градуска кадәр, ә аязган вакытта -25 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава температурасы -11...-16 градуска кадәр салкын булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot