news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга Изге Матрона иконасы китерелә

Ул Арча чиркәвендә атна буе торачак

 (Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген, 22 сентябрьдә, Арча чиркәвенә Изге һәм бәхетле Мәскәү Матронасы иконасын һәм җәсәде кисәге китерелә.

Изге Матрона 1885 елда Тула губернасында Себино авылында ярлы гаиләдә туган була. Тумыштан Матронаның күзләре булмый. Әмма кечкенәдән кешенең фикерләренә кадәр әйтеп бирә. Аның догаларыннан бүген дә төрле авырулардан савыгалар, күңелне борчып торган проблемалардан тынычлык табалар. Үлер алдыннан Изге Матрона болай дип әйткән: “Минем янга һәрвакыт килеп йөрегез, тере кешегә сөйләгән шикелле күңелеңдәгесен сөйләгез, мин сезне күреп торырмын һәм ярдәм итәрмен”.

Изге Матрона иконасы һәм калдыклары Арча чиркәвендә атна буе торачак. Чиркәү сәгать иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр ачык булачак. Теләгән һәркем килә ала, дип игълан итте “Арча хәбәрләре” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100