Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанга инвалидларны тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүгә 789 млн сумнан артык акча бүленгән
РФ Хөкүмәтендә федераль бюджеттан әлеге максатларга барлыгы 9,3 млрд сум акча каралган
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасына федераль бюджеттан инвалидларны һәм ветераннар арасыннан гражданнарның аерым категорияләрен техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүгә 789,7 млн сум күләмендә субвенция бүленгән. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең бүген бастырылган карарында әйтелгән.
Тиешле документ Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2015 елда икътисадны тотрыклы үстерү һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча беренче чираттагы чараларны үтәү максаты белән һәм 2016-2018 елларга сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм социаль тәэмин итү, шул исәптән 2015 елның 2 июлендә социаль түләү һәм пенсияләрне индексацияләүгә чыгымнарны да кертеп, федераль бюджет чыгымнары турындагы киңәшмә нәтиҗәләре буенча әзерләнгән.
"Инвалидлар дәүләтнең аерым кайгартуына мохтаҗ. Мәгълүм икътисади кыенлыкларга карамастан, без аларга булышуны дәвам итәбез. "Кризиска каршы план" кысаларында төбәк бюджетларына, Социаль иминият фондына инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү өчен 9 млрд сумнан артык акча бүленә", - дип билгеләп үткән РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев 24 сентябрь көнне узган РФ Хөкүмәте утырышында.
Шулай итеп, имзаланган карар нигезендә, 2015 елда инвалидларны һәм ветераннар арасыннан гражданнарның аерым категорияләрен техник тернәкләндерү чаралары, протез һәм протез-оротопедия эшләнмәләре белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан 9,3 млрд сум акча күчерелгән. Шул исәптән: Социаль иминият фондына - 7,2 млрд сум һәм төбәк бюджетларына - 2,1 млрд сум. Өстәмә бюджет ассигнованиеләре федерациянең 13 субъекты бюджетына бүленгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз