news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс бәк Евкуров килде

Казанда аны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин каршылады

 (Казан, 29 август, “Татар-информ”). Кичә кич белән Татарстан Республикасына Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс бәк Евкуров килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин каршылады.

Ингушетия Республикасы башлыгының Татарстанга килүенең төп максаты – “ Яшел Үзәннең А.М. Горький исемендәге заводы” ААҖ дә 21631 проекты буенча төзеләчәк кече ракета корабленә нигез салу тантанасында катнашу.

Моннан тыш, Юныс бәк Евкуров “Химград” технополисында, “Данафлекс-Нано” ҖЧҖ заводында, шулай ук КФУның фундаменталь медицина һәм биология институтында булырга, “Медицина фәннәре үзәге” медицина симуляторларының инжиниринг үзәге эшчәнлеге белән танышырга ниятли.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100