Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанга Индонезиянең икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы эш буенча килде
Бүген Казанда Россия-Индонезия бизнес-форумы уздырыла
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Кичә кич Татарстан Республикасына Индонезиянең икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы, сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил эш буенча килде. Казан аэропортында Җәлил әфәндене Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һ.б. рәсми затлар каршы алды.
Бүген Казанда Россия-Индонезия бизнес-форумы уздырыла, аннары сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясенең Х утырышы була, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз