news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга хаҗ кылучыларның чираттагы төркеме кайта

Хаҗиларны Татарстан мөфтие дә каршы алачак.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). 14 сентябрьгә каршы төндә “Казан” аэропортына Татарстан хаҗиларыннан торган ике рейс кайтып төшәчәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җиткерә.

Хаҗиларның күпчелеген республиканың зур шәһәрләрендә яшәүчеләр тәшкил итә. 40 кешелек беренче төркем Зөлфәт хәзрәт Габдуллин җитәкчелегендә “ДУМ РТ Хаҗ” программасының “Стандарт” пакеты буенча изге җирләрдә булды.

Йөз кешелек икенче төркем катнаш маршрут белән “Хаҗ-эконом” пакеты буенча Мәккәгә барды. 00.50 сәгатьтән 02.00 сәгатькә кадәр аэропортта аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да каршы алачак.

Сүз уңаеннан, быел Татарстаннан 1700 кеше хаҗ кылды. Хаҗилар медицина ярдәме күрсәтү өчен 12 табиб җәлеп ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot