news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе кайтарылды

Татарстанга гриппка каршы «Совигрипп» вакцинасы кайтарылды. 

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, беренче партияне республика поликлиникаларына таратылачак, татарстанлылар яшәү урыны буенча дәвалау учреждениесендә прививка ясата ала.

Ведомствода бер үк вакытта грипптан һәм коронавирустан прививка ясарга мөмкин булуын искә төшерделәр.

«Көз җиткәнче вакцинация узарга өлгерегез», - дип киңәш иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot