Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанга гриппка каршы балалар вакцинасының икенче партиясе кайтты
Прививканы 142 меңнән артык бала ясата алачак.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанга гриппка каршы балалар вакцинасының икенче партиясе кайтты. Республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Балалар өчен вакцина кайтты. Барлыгы 142 мең 565 доза», - дип искәртте спикер.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, препаратны мәктәпләр һәм балалар бакчаларына китергәннәр инде.
Шул ук вакытта, Жаворонков сүзләренчә, өлкәннәргә дигән вакцинаның икенче партиясе Татарстанга 20-22 октябрь көннәрендә кайтып җитәр дип көтәләр.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Казанда метро станцияләре янындагы һәм сәүдә үзәкләрендәге мобиль пунктларда гриппка каршы вакцинация төгәлләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз