Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанга Габдулла Тукай исемендәге яңа комбайн кайтты
Татарстанга яңа комбайн - Габдулла Тукай исемендәге RSM 161 комбайны кайтты. Авыл хуҗалыгы техникасын «Август-Теләче» агрофирмасы алды. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Өч авыл хуҗалыгы машинасыннан торган партия составында Габдулла Тукай исемендәге RSM 161 эксклюзив моделе дә китерелде», диелә хәбәрдә.
Россия авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчесе 95 агромашина чыгарган, алар Россия тарихында якты эз калдырган эшлеклеләр хөрмәтенә аталган. Алар арасында - космонавтлар, шагыйрьләр һәм композиторлар, танылган галим-селекционерлар һ. б.
Һәр төбәк өчен үз герое сайланган. Татарстан өчен комбайн татар шагыйре Габдулла Тукай хөрмәтенә аталган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз