news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга эшлекле сәфәр белән Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко килде

Сергей Левченконы "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршылады.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Татарстанга эшлекле сәфәр белән Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко килде. Башкала кунагын "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар каршылады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко җитәкчелегендә делегациянең 11-12 август көннәрендә сәнәгать объектларында булуы, республикадагы инновацияле инфраструктура белән танышуы, Татарстандагы коллегалары белән эшлекле очрашулар уздыруы көтелә.

Иркутск делегациясе программасында Казанда ИТ-паркта, “Химград” технопаркында булу, Иннополис инновацион шәһәре һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасында җитештерү белән танышу каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100