news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга эш сәфәре белән Игорь Комаров килде

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле сәфәренең төп максаты — Татарстан буенча баш федераль инспекторны тәкъдим итү.

Татарстанга эш сәфәре белән Игорь Комаров килде
tatarstan.ru

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстанга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров килде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казан» халыкара аэропортында Игорь Комаровны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды», — диелә хәбәрдә.

Сәфәрнең төп максаты булып, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспекторны тәкъдим итү тора. Казанга килүгә үк Тулы вәкаләтле вәкил Рөстәм Миңнеханов белән очрашу уздырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100