Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанга эш сәфәре белән Игорь Комаров килде
Бүген Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров килде. Аны Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Эш сәфәре кысаларында Игорь Комаров бу көннәрдә республика башкаласында уза торган икенче Казан Глобаль яшьләр саммитының пленар утырышында катнашачак, шулай ук берничә очрашу үткәрәчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быелгы яшьләр саммитының темасы – «Хәзерге заманда балалар һәм яшьләрне тәрбияләүдә традицион кыйммәтләрнең роле». Саммитта берничә илнең яшьләр эшләре буенча министрлары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретариаты, Ислам тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү буенча халыкара фәнни-тикшеренү үзәге, фәнни һәм технологик хезмәттәшлек буенча даими комитет вәкилләре катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз