news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга дуңгыз гриппына каршы вакцинаның беренче партиясе кайтты

Тиздән аны дәвалау учреждениеләре алачак

(Казан, 4 декабрь, “Татар–информ”, Эмма Ситдыйкова). Татарстанга Уфадан “Микроген” фәнни–җитештерү берләшмәсе” федераль дәүләт унитар предприятиесендә җитештерелгән 95 мең 800 доза күләмендә дуңгыз гриппына каршы “Пандефлю” вакцинасының беренче партиясе кайтты. Бу хакта бүген “Татар–информ” агентлыгына “Таттехмедфарм” дәүләт унитар предприятиесеннән хәбәр иттеләр.
“Бүген, иртәгә һәм берсекөнгә аны шәһәр һәм республиканың дәвалау учреждениеләре алачак. Ә инде дүшәмбедә вакцинация башланачак. Беренчеләрдән булып сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү, мәгариф учреждениеләре (балалар бакчалары, мәктәпләр, интернатлар, югары уку йортлары) хезмәткәрләре һәм Казан дәүләт медицина университетының өлкән курс студентларына прививка ясау күздә тотыла. Прививка бушлай ясалачак”, – диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Роза Долгова.
“Петровакс” фармацевтика комбинаты” ҖЧҖндә җитештерелгән 213 мең 200 доза күләмендәге «Моно Гриппол Нео» һәм «Моно Гриппол Плюс» вакциналарының алдагы партиясе Санкт–Петербургтан якын көннәрдә кайтарылачак. Бу юлы балалар йортлары һәм интернат тибындагы учреждениеләрне дә кертеп, 1–11 сыйныф укучыларына прививка ясалачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100