news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга дуңгыз гриппына каршы балалар вакцинасының тагын бер партиясе килде

«Моно Гриппол Плюс» вакцинасы белән 3–7 яшьлек сабыйларга прививка ясалачак

(Казан, 15 декабрь, “Татар–информ”, Эмма Ситдыйкова). Татарстанга дуңгыз гриппына каршы балалар вакцинасының тагын бер партиясе (58 мең 372 доза) килде, дип хәбәр иттеләр бүген “Татар–информ” агентлыгына “Таттехмедфарм” дәүләт унитар предприятиесеннән.
«Моно Гриппол Плюс» вакцинасы белән 3–7 яшьлек сабыйларга прививка ясалачак. Әлеге партиянең 18 мең дозасы Казанга бирелсә, калган өлеше республика буенча бүленәчәк.
Бүгенге көндә республикага өлкәннәр өчен 95 мең 800 доза “Пандефлю” вакцинасы, балалар өчен 213 мең 200 доза «Моно Гриппол Нео» һәм «Моно Гриппол Плюс» вакциналары кайткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot