news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга, ДЧ-2018 әзерлеккә дип, 52 миллион сум бүлеп бирелгән

Мондый ярдәмне илнең 3 субъекты алачак

 (Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионаты спорт объектлары инфраструктурасы өчен субсидияләрне раслады. Аның карары буенча илнең 3 субъекты арасында 1097,4 млн сум бүленәчәк.

Бюджет ассигнованиесе Татарстан Республикасы, Волгоград һәм Ростов өлкәләрендә 6 инфраструктура объекты төзелешенә һәм үзгәртеп корылышына (реконструкция) тотылачак. Бу объектлар 2018 елда Россия Федерациясендә футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек программасына кертелгән иде.

Аерым алганда, документ нигезендә, Татарстанга 52 млн 318 мең сум юнәлдерелгән. Бу акча “Рубин” стадионына кадәрге суүткәргечне (596,5 мең), Казан шәһәренең өченче төньяк коллекторын (12 млн 871,3 мең), “60 нчы квартал” суүткәргеч насос станциясен (38 млн 850,2 мең) реконструкцияләүгә билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot