Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанга Дагыстаннан корбан сарыклары кертелмәячәк
Бу хәл Дагыстанның электрон ветеринария документына каршы булуына бәйле, диде Казан ветеринария берләшмәсе мал табибы Булат Нуриәхмәтов.

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанга ел саен корбан сарыклары Дагыстаннан күпләп китерелсә, быел бу күренешкә нокта куелырга мөмкин. Дагыстан – электрон ветеринар сертификат куллануга каршы чыккан төбәк, шуңа күрә Татарстан рәсми төстә Дагыстаннан корбанлык сарыклар ала алмый. Димәк, республикага сарыкларның законсыз юл белән килү ихтималы бар. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Казан ветеринария берләшмәсе мал табибы Булат Нуриәхмәтов әйтте.
“Без инде бүгеннән үк Дагыстан Республикасы өчен ут йотып торабыз. Бу – Россиянең электрон ветеринария сертификаты кертү хакындагы канунына максатчыл рәвештә каршы килә торган төбәге. Шуңа күрә без быел Дагыстаннан рәсми төстә корбан сарыклары кабул итә алмабыз, мөгаен. Әмма сарыкларны законсыз кертү булачак. Без моңа әзер һәм постларда контроль көчәйтеләчәк”, – диде Булат Нуриәхмәтов.
Нуриәхмәтов сүзләренчә, хәзерге вакытта корбан сарыклары белән эш итүче эшмәкәрләр арасында аңлату эшләре алып барыла.

“Алар сарыкларны, гадәттәгечә, ветеринар белешмәләр белән озатырга тиеш. Быел исә бу электрон рәвештә эшләнә. Ветеринария хезмәте урыннарда һәр баш сарыкны төрле инфекцияләргә каршы тикшерәчәк”, – диде мал табибы.
Белгечләр корбан сарыгы сатып алырга теләүчеләргә сатучыдан ветеринар озату сертификатын сорарга киңәш итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз