news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга Дагыстаннан беренче 20 тонна сарык ите керде

Озакламый Дагыстаннан дөгенең беренче партиясе керәчәк.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). Татарстанга Дагыстан компаниясеннән беренче 20 тонна сарык ите керде. Бу хакта ТАСС Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка сылтама белән хәбәр итә.

Шушы көннәрдә Дагыстаннан дөгенең беренче партиясе керәчәк. Татарстан кулланучыларында Дагыстан азык-төлегенә ихтыяҗ булса, төбәкләр товар кертүне арттыру турында уйланачак.

Алдан Дагыстан компаниясенең Татарстанга дөге кертергә теләге барлыгы хәбәр ителгән иде. Дагыстан республикага дөгене коры сөткә алмаш итеп куячак, дип фаразлана. Төньяк Кавказ республикасына минимум 3 мең тонна коры сөт кирәк. Бу хакта Дагыстан авыл хуҗалыгы министры Кәримхан Абасов әйткән булган.

Аның сүзләренчә, төбәкләр арасында товар кертү күләме буенча билгеле бер килешү бар. Мәсәлән, дөгене алар елына 5тән 8 мең тоннага, сарык итен 2 мең тоннага кадәр кертә алалар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100