Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанга чын яз килә: кар озак эрерме, боз кайчан китәр һәм җәй эссе булырмы?
ТР Гидрометеорология үзәге белгечләре Татарстанда кар кайчан эреп бетәчәге һәм язгы ташу чорында су басу куркынычы турында сөйләде.
Быел Татарстанда язның беренче аенда сигез температура рекорды теркәлде – март аномаль җылы килде. Апрель һәм май айлары да климат нормасыннан җылырак булачак, дип көтелә. Республикада кар кайчан тулысынча эреп бетәр, быелгы язның холкы нинди булыр һәм ташу чорында кайсы елгаларда су куркыныч биеклеккә күтәрелер – «Татар-информ» синоптиклардан белеште.
Мартта сигез температура рекорды теркәлде
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, быел язның беренче ае аномаль җылы булды. Татарстанда берьюлы сигез җылы температура рекорды теркәлде. «Казан» метеостанциясе мәгълүматлары нигезендә, максималь һава температурасы +10 градус тәшкил иткән. Моңа кадәр бу көнне Казанда теркәлгән максималь температура 2014 елда (+9,2 градус) һәм 2007 елда (+10 градус) булган.
«Температура аномалиясе күзәтелә. Кайбер көннәрдә температура нормадан 5-6 градуска һәм аннан да күбрәккә югарырак. Март азагына кадәр һава торышы бик каты үзгәрмәячәк. Температура фоны күпьеллык уртача күрсәткечләрдән югарырак булачак, дип көтәбез», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь.
Феликс Гоголь: «Март азагына кадәр һава торышы бик каты үзгәрмәячәк. Температура фоны күпьеллык уртача күрсәткечләрдән югарырак булачак, дип көтәбез»
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»
Синоптик быелгы һава торышының үзенчәлеген билгеләп үтте. Көндез Казанда һәм республиканың көнбатыш районнарында термометр баганалары +5-11 градуска кадәр күтәрелә, ә төнлә урыны белән кинәт -5 градуска кадәр суыта.
Җылы булуга карамастан, быел яз карны тиз эретеп бетермәде
Көндез температура югары булуга карамастан, быел яз карны тиз эретмәде, ди Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре.
«Яз әкрен генә, үз темплары белән генә килә. Төнлә температура минуслы булу сәбәпле, кар эрү процессы тоткарлана. Бу уңай күренеш – кар катламы акрынлап тигез итеп эреп бетәчәк», – дип аңлатты Феликс Гоголь.
Аның сүзләренчә, мартта кар тулысынча эреп бетә алмаячак. Фаразлар нигезендә, республиканың зур өлешендә кар апрельнең икенче ункөнлегендә генә эреп бетәчәк.
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
«Көндез кар кими, төнлә кар эрү процессы туктала. Ул яхшы гына эри башласа да, быел кар күп. Шуңа күрә мартта кар эреп бетә алмаячак», - дип билгеләде Гоголь.
Шул ук вакытта районнарда вазгыять төрлечә: көнчыгышта (мәсәлән, Азнакай районында) басуларда кар юк диярлек, ә Казанда, Арча һәм Яшел Үзән районнарында кар һаман шактый күп.
«Республикада кар гадәттә 9 апрельдән 17 апрельгә кадәр эреп бетә. Кар иң иртә эреп беткән очрак мартның икенче ункөнлегенә туры килә. Узган елларның статистикасы нигезендә, бер елны кар 24 майда гына эреп беткән булган», – диде Феликс Гоголь.
Татарстанның кече елгаларында боз март ахырында – апрельнең беренче көннәрендә китәргә тиеш
Фото: © «Татар-информ»
Игътибар зонасында – Гөбнә, Мишә һәм Чирмешән елгалары
Татарстанның кече елгаларында боз март ахырында – апрельнең беренче көннәрендә китәргә тиеш. Язгы ташуның иң көчле этабы апрельнең беренче ункөнлегенә туры киләчәк. Идел һәм Камага килгәндә, Куйбышев сусаклагычында боз 20-25 апрельдә тулысынча китеп бетәргә тиеш.
Елгаларның күбесендә суның максималь дәрәҗәсе нормадан 0,2–0,8 метрга югарырак булачак, дип көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы су басу куркынычы турында кисәтте.
«Игътибар зонасында – Зөя бассейнының көнбатыш елгалары, беренче чиратта Гөбнә, шулай ук көнчыгыштагы Мишә һәм Кече Чирмешән елгалары», - дип аңлатты ул.
ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы республикада гадәттә су баса торган урыннарны атады.
«Республикада ел саен бер үк урыннарны су баса. Мәсәлән, шул ук Гөбнәдәге күперләрне», - дип билгеләде ул.
Татарстанда якындагы ункөнлек аномаль җылы булачак
Фото: © «Татар-информ»
Апрель һәм май җылы булачак
Татарстанда якындагы ункөнлек аномаль җылы булачак. Казанда температура фоны 5-6 градуска югарырак булачак, дип көтелә. Татарстанда апрель һәм майда һава температурасы климат нормасыннан бер градуска югарырак була.
«Татар-информ» әңгәмәдәше сүзләренчә, әлегә җәйге һава торышына карата төгәл фаразлар юк.
«Яз җылы булганга күрә җәй эссе булачак, дип вәгъдә итеп булмый. Һава торышы теләсә кайсы вакытта үзгәрергә мөмкин. Мәсәлән, апрельдә явым-төшемле актив циклон килсә, бу су басу динамикасын да, температура режимын да кинәт үзгәртәчәк», - дип йомгаклады сүзен Феликс Гоголь.
«Фобос» үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, быел мартта апрельдәгечә җылы һава торышы күзәтелә. Аның сүзләренчә, алдагы ял көннәрендә термометр баганасы май башында булырга тиешле климат күрсәткечләренә кадәр күтәреләчәк – республикага чын яз киләчәк.
Наталья Рыбакова, «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз