news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга өч мең дозада «ЭпиВакКорона» вакцинасы кайтуы көтелә

Республикада күмәк иммунитетка ирешү өчен 1,8 млн кешегә коронавирустан прививка ясатырга кирәк.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Татарстанда «ЭпиВакКорона» вакцинасының өч мең дозасы кайтуын көтәләр. Бу хакта Казан мэриясендә узган киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.  

«Без „ЭпиВакКорона“ вакцинасының өч мең дозасы килүен көтәбез. Бүгенге көндә республикага 149 мең вакцина алынган, Казанның медицина оешмалары 56 мең доза вакцина алды, алдагы ике көндә без тагын бер мең доза алачакбыз», — дип сөйләде ул.

Кичә Татарстан «Спутник V» вакцинасының тагын 26 мең дозасын алды, хәзер бу партияне ташу һәм бүлү башлана.

«Бүгенге көндә халыкны Covid-19 инфекциясеннән вакцинацияләү өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Күмәк иммунитетка ирешү өчен олы яшьтәге кешеләр санының 60 процентына вакцинация уздырырга кирәк. Республикада өлкәннәр 1,8 млн кеше, шул исәптән Казанда аларның 589 меңе яши», - диде Жаворонков.

Ул прививка ясатучыларда вакцинациядән соң авыр өзлегүләр күзәтелмәвен, кайбер кешеләрдә беренче ике көндә температураның бераз күтәрелүе һәм баш авырту булуын әйтте. Владимир Жаворонков сүзләренчә, бу көтелгән реакция, ул турыда алдан кисәтелә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Казанның сәүдә үзәкләрендә яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатучылар саны ике меңнән артып киткәнен хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100