Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанга бу атнада җылылык килә
Температура фонының артуы озак дәвам итмәячәк.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда антициклон йогынтысында урнашкан аномаль салкын һава торышы җылыну белән алышыначак, әмма ул озак булмаячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 16 һәм 17 декабрьдә, республика территориясендә һава шартлары атмосфера фронтлары йогынтысында үзгәрә башлаячак. «Алга таба атмосфера басымы төшүгә болыт катламы тыгызланачак, температура режимы сизелерлек арта», – дип искәртә синоптиклар.
Урыны белән бераз кар явачак. Төнлә -9дан -14 градуска кадәр, аязган вакытта 15-20 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Көндез 4-10 градус салкын була.
Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга көнне, 18 декабрьдә, циклон һәм атмосфера фронтлары йогынтысында Татарстанда кар явачак. Төнлә һава температурасы -7дән -12 градуска кадәр, көндез -3тән -8 градуска кадәр фаразлана.
19 һәм 20 декабрьдә ял көннәрендә явым-төшем булу ихтималы аз, юлларда бозлавык сакланачак.
Шул ук вакытта температура фоны кабат түбәнәя. Төнлә һава температурасы -14..-19 градус, аязган вакытта 20-25 градус булачак. Көндез 11, 16 градус салкын көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз