news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга бу атнада 30 градуслы эсселек килә

Республикага эсселекне көньяк циклон алып килә.

Татарстанга бу атнада 30 градуслы эсселек килә

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстанда бу атнада эссе һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Чәршәмбе, 27 майда, республика территориясенә көньяк циклон киләчәк. Төнлә төбәктә яңгырлар, урыны белән көчле, кайбер урыннарда яшенле һәм көчле җил белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә температура 9дан 14 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндезге сәгатьләрдә һава +20...+25 градуска кадәр, ә республиканың көнчыгышында +30 градуска кадәр җылыначак, дип билгеләп үтә метеорологлар.

Пәнҗешәмбе, 28 майда,, салкын атмосфера фронты узганнан соң, температура фонының түбәнәюе көтелә. Төнлә 7-12 градуска кадәр салкын булачак, көндез 18-23 градуска кадәр җылыначак.

Синоптиклар җомга, 29 майда һәм шимбә көнне, 30 майда, республика территориясенә килгән антициклон җылы коры һава торышын тәэмин итәчәк, дип көтә. Төнлә һава температурасы +8дән +13 градуска кадәр, көндез +22дән +27 градуска кадәр булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100