news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга болытлы һәм карлы һава торышы килә

Юлларда урыны белән көчле бозлавык булырга мөмкин.

Татарстанга болытлы һәм карлы һава торышы килә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 7 декабрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Юеш кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, республикада бозлавык була, дип хәбәр ителә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан кисәтүдә.

Һава температурасы төнлә 6 градустан 11 градуска кадәр салкын, аязганда 16 градуска кадәр салкын булачак. Көндез бераз җылыта һәм -3, - 8 градус көтелә.

Республика синоптиклары элек 5 - 7 декабрьдә республика территориясендә Себердән антициклон керәчәген хәбәр иткән иде. Метеорологлар фаразлары буенча, температура нормага якын булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100