news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга әбиләр чуагы сентябрьнең икенче яртысында килә

Хәзер Татарстанда уртача температура нормадан 3-4 градустан югары.

Татарстанга әбиләр чуагы сентябрьнең икенче яртысында килә
Михаил Захаров

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанга әбиләр чуагы сентябрьнең икенче яртысында килә. Айның беренче декадасындагы аномаль җылы һаваны салкыннар алыштырачак, ә аннары республикада янә җылыта. Бу турыда «Татар-информ»га КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

«Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, Татарстанда сентябрь җылы була. Төбәктә айлык уртача температура нормадан 1,5 градуска югары булырга мөмкин. Ул температура күпьеллык чорда 12 градус чамасы җылы тәшкил итте. Явым-төшем норма буенча 50 мм чамасы дип фаразлана», – дип сөйләде эксперт.

Республика территориясендә сентябрьнең беренче декадасы эссе булды. Тәүлек буе уртача температура 15 градустан түбән булмаган чор климатик җәй дип атала. Хәзер Татарстанда уртача температура нормадан 3-4 градустан югары. Җылы һава торышы 10 сентябрьгә кадәр сакланырга тиеш.

«Икенче декадада һава торышы үзгәрәчәк. Температура сизелерлек төшәчәк. Хәзер көндез һава температурасы 23 градуска кадәр җылына икән, икенче декадада температура 17 градуска кадәр төшәчәк. Әгәр антициклон килә икән, әбиләр чуагы җитәчәк», – дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше.

Эксперт сүзләренчә, гадәттә Татарстанда әбиләр чуагы 12 сентябрьдә була. Әмма быел җылы көннәр соңрак булачак. Әбиләр чуагы – ул салкын һава торышыннан соң коры кояшлы һава торышы булуы. Быел ул 20 сентябрьгә туры килергә мөмкин.

Кайвакыт әбиләр чуагы 1-2 атна, ә кайвакыт 1-2 көн була. Гадәттә бу чорда көндезге температура 20 градустан югары була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100