news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга бер тәүлектә 23 рейста 2 меңгә якын пассажир килде

Республикага килүчеләрдә коронавирус йоктыру һәм югары температура булу очраклары теркәлмәгән.

Татарстанга бер тәүлектә 23 рейста 2 меңгә якын пассажир килде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстан Республикасына бер тәүлектә 23 рейста 2 меңгә якын пассажир килде. Алар очып килгәч тә санитар-эпидемиологик контроль узды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Бер тәүлектә Россия субъектларыннан 23 рейс килде. Барлыгы 1 992 кеше тикшерелде. Санитар-карантин контроле барышында яңа коронавирус инфекция симптомнары, шулай ук температура сы булган затлар ачыкланмаган», — диде Любовь Авдонина.

«Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында рейсларны карантин контроле дәвам итә, алар илнең барлык почмакларыннан килә.

Әлегә республикада эчке рейсларны гына каршы алалар, чөнки халыкара рейсларга рөхсәт бирелмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot