Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанга азык-төлек иминлеге өлкәсендә илкүләм проектына 4,1 млрд сум бүленә
Татарстан Республикасында «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында ике федераль проект гамәлгә ашырыла: алар – «Агросәнәгать комплексында кадрлар» һәм «Бик мөһим фермент препаратлары, азык-төлек һәм азык өстәмәләре, технологик ярдәмче чаралар җитештерү».
«Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проекты республиканың аграр сәнәгать комплексында кеше капиталын үстерүдә төп адым булып тора. Әлеге проектны 2025-2027 елларда финанслау күләме 3 миллиард 121 миллион сумны тәшкил итәчәк. Шунысын әйтергә кирәк: Татарстанда, илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, 2025 елда бюджеттан аеруча зур күләмдә чаралар бүленгән – 635,6 миллион сум. Финанслауның гомуми күләме 804,5 миллион сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.
Яңа проектны гамәлгә ашыру кадрлар үстерүдә өзеклекләргә урын калдырмау, ягъни булачак кадрларны мәктәп эскәмиясеннән башлап, аграр сәнәгать комплексы предприятиеләренә эшкә урнашканчыга кадәр әзерләү максатын тота. Бу белем бирү учреждениеләре белән бизнесны берләштергән система формалашуга этәргеч бирәчәк.
«Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проекты кысаларында 2025 елда дәүләттән түбәндәге ярдәм чаралары каралган:
– белгечләр әзерләүнең нәтиҗәлелеген тәэмин итү өчен урта һөнәри белем бирү объектларын төзекләндерү, капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү һәм (яки) җиһазлау чыгымнарының 90 процентын каплау;
– булачак белгечләрне әзерләү өчен муниципаль районнардагы мәктәпләр базасында агротехнологик сыйныфлар ачу. Алар биология, физика, химия, математика кебек фәннәрне тирәнтен өйрәнүне күздә тоткан һәм эш бирүче, мәктәп, урта һөнәри белем бирү оешмасы һәм югары уку йорты хезмәттәшлегенә нигезләнгән заманча профильле белем бирү моделенең бер өлешен тәшкил итәчәк;
– аграр сәнәгать комплексы өлкәсендә төп проектларны гамәлгә ашыруга җәлеп ителгән фәнни һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итү максатында, федераль проект кысаларында инвесторларга торак төзү яки сатып алу мөмкинлеге бирү. Бу механизмны гамәлгә ашыру аграр югары уку йортлары белгечләренә найм килешүе буенча торак урын тәкъдим ителә торган торак төзү яки сатып алуга юнәлдерелгән чыгымнарның 90 процентын каплауны күз уңында тота;
– югары уку йортларының фәнни хезмәткәрләренә һәм авыл мәктәпләрендәге агротехнологик сыйныфларда эшләүче укытучыларга стимуллаштыручы чара буларак түләүләр кертү. Шул ук вакытта инвесторларның аграр югары уку йортлары белгечләренә түләү өчен чыгымнарының 90 проценты, ә агротехнология сыйныфларына җәлеп ителгән укытучыларга түләү өчен чыгымнарының 95 проценты каплана.
Шулай ук «Бик мөһим фермент препаратлары, азык-төлек һәм азык өстәмәләре, технологик ярдәмче чаралар җитештерү» федераль проектында катнашу ниятләнелә. 2026-2027 елларга финанслауның гомуми күләме 1,026 миллиард сум тәшкил итәчәк. Әлеге проект азык-төлек продуктларының иминлеген тәэмин итүгә кирәкле технологияләр һәм җитештерүләрне үстерүгә һәм аларның сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән; аның кысаларында фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен үткәрүгә чыгымнар да планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз