Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанга антициклон нәтиҗәсендә кыска вакытлы әбиләр чуагы килә
Ял көннәрендә уртача көнлек температура нормадан 7-8 градуска югары булачак.
(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда 22-24 сентябрь көннәрендә кыска вакытлы әбиләр чуагы булачак. Бу хакта Россия Гидрометүзәге фаразларына сылтама белән, КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде. Бу турында уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Галим сүзләренчә, Казанда ял көннәрендә уртача көнлек температура нормадан 7-8 градуска югары булачак. Антициклон нәтиҗәсендә, явым-төшемнәрсез, аяз һава торышы көтелә. 22 һәм 23 сентябрьдә Татарстан башкаласында көндез 22-23 градус, ә төнлә 12-13 градус җылы булачак.
Дүшәмбе, 24 сентябрьдә шактый җылы температура сакланачак. Көндез һава температурасы 21, ә төнлә 12 градус булачак. Шулай ук бераз явым-төшемнәр дә булырга мөмкин, диде метеоролог.
Сишәмбе һәм чәршәмбедән көннәр суытачак. Температура көндез 12-13, төнлә 7 градуска кадәр төшәчәк, яңгыр явачак. Бу вакытта уртача көнлек температуралар климатик нормага якынаячак, диде Юрий Переведенцев.
Синоптиклар 22 сентябрьдә төнлә һәм иртән республика территориясендә һәм Казанда томан төшәчәк, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз