Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанга алдагы ялларда бозлы яңгырлар киләчәк - синоптик
Татарстанда җомга көненнән башлап һава торышы җылыначак, температураның 0 градуска кадәр күтәрелүе, шулай ук җепшек кар һәм бозлы яңгырлар көтелә. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ»га шундый фараз белән уртаклашты.
«Салкыннар җылыну белән алмашына, язның беренче билгеләре», – дип белдерде синоптик.
Аның сүзләренчә, бозлы яңгырлар һәм җепшек кардан тыш, республикада көчле җил көтелә. Шул ук вакытта җылыну озакка сузылмаячак, киләсе атна уртасында температура яңадан -14 градуска кадәр төшәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз