news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга аграрийлар өчен ташламалы кредит күләме арттырылды

Кыска сроклы ташламалы кредитның максималь күләме бер заемщикка 600 млн сумнан артык була алмый.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»).Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мөрәҗәгате буенча Татарстанга аграрийлар өчен ташламалы кредит лимиты арттырылды. Федераль бюджет өстәмә рәвештә 152,9 млн сум акча бүлеп бирә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ташламалы кредитлау өчен федераль бюджеттан өстәмә акчалар бүлеп бирү турында карар кабул ителгән. 2020 елга кыска сроклы ташламалы кредит өчен субсидияләр лимиты арттырылганнан соң, гомуми күләме 725,7 млн сум булачак.

Татарстанда әйләнештә үз акчалары җитәрлек күләмдә булмаган аграрийлар өчен ташламалы ставка буенча заем акчаларын җәлеп итү мөмкинлеге каралган, аның ставкасы 1-5 процент.

Ташламалы кредитлар заемщикларга үсемлекчелекне, терлекчелекне, сөт терлекчелеген үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өчен бирелә. Бу механизмнан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, җитештерү белән, авыл хуҗалыгы продукциясен башлангыч яисә алга таба эшкәртү һәм аларны сату белән шөгыльләнүче оешмалар яисә шәхси эшкуарлар файдалана ала.

Ташламалы кредитлар алу мәсьәләләре буенча авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре түбәндәге вәкаләтле банкларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Россельхозбанк, Сбербанк, ВТБ, Ак Барс банк, Газпромбанк, Связь-Банк, Альфа Банк, РайфайзенБанк һәм башкалар.

Кирәкле документларны тутыру буенча консультацияне Министрлыкның территориаль органнарында яисә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм номеры буенча алырга мөмкин: 8-800-444-16-70.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100