news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга -33 градус салкыннар киләчәк

Татарстанга -33 градус салкыннар киләчәк
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бу атнада көчле булмаган бураннардан соң Татарстанга тагын -33 градуслы салкыннар киләчәк. Бу ТР Гидрометүзәге тараткан фараздан килә.

Иртәгә, 13 февральдә, республикада Белоруссиядән һәм Россиянең үзәк районнарыннан килгән циклон хакимлек итәчәк, ул узган ял көннәрендә төбәктәге метеошартларны билгеләгән антициклонны алмаштырачак.

Сишәмбе көнне циклон һәм аның атмосфера фронтлары тәэсирендә Татарстан территориясендә кар явачак. Казанда тәүлек эчендә 4-5 миллиметр кар ява, республика буенча — 3-7 миллиметр. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -11дән -16 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндезге сәгатьләрдә -4, -9га кадәр җылыначак. Юлларда бозлавык барлыкка килә.

Чәршәмбе, 14 февральдә, төбәк Скандинавиядән Россиянең Европа территориясенә күчәчәк чираттагы антициклон йогынтысына эләгәчәк. Атмосфера басымы шактый артачак, явым-төшем тукталачак, температура фоны сизелерлек түбәнәячәк (нормадан 9-14 градуска түбәнрәк дәрәҗәгә кадәр). Антициклон монда 17 февральгә кадәр хакимлек итәчәк.

14 февральгә каршы төндә -18, -23 градуска кадәр, урыны белән -27 градуска кадәр суыта, ә көндез -12 градустан -17 градуска кадәр көтелә. Пәнҗешәмбе, 15 февраль көнне, төнлә һәм иртән -22дән -27 градуска кадәр, урыны белән -30 градуска кадәр фаразлана. Көндез -16, -21 кадәр җылыта.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә, 16 һәм 17 февральдә, Татарстанда тәүлекнең караңгы вакытында -25... -30 градуска кадәр, ә түбән урыннарда -33 градуска кадәр салкын булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100