Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанга +27 градуска кадәр аномаль җылылык килә
Бу атнада Татарстанда температура фоны күтәрелү дәвам итәчәк. Республикада аномаль җылы һава торышы урнашачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразларыннан билгеле булды.
Иртәгә, 5 майда, атмосфера фронты төбәк территориясендә бераз яңгырлар яудырырга мөмкин. Әмма төнлә термометр баганалары +5..+10 градуска кадәр генә төшәчәк. Көндез һава бүгенге +17..+21 градус урынына +21..+26 градуска кадәр җылыначак.
Чәршәмбе, 6 майда, Татарстанда һава торышы шартлары тыныч булачак, сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, ә көндез +22.. +27 градус була.
7 майга каршы төндә республикада һава торышы үзгәрмәячәк. Ләкин көндез, чираттагы атмосфера фронты якынлашу сәбәпле, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Төнлә +8.. +13 градус, көндез +22.. +27 градус җылы көтелә.
Метеорологларның якынча фаразына караганда, җомга, 8 майда, Татарстанда тотрыксыз һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Көндез бераз суытачак – һава температурасы +19.. +24 градус булачак.
Төбәктә якын көннәрдә уртача тәүлеклек температура климатик нормадан дүрт-биш градуска югарырак булачак, дип өстәделәр ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз