Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанга 2032 елга кадәр ел саен 51,4 мең яңа хезмәткәр кирәк булачак
Татарстанда эшләүче халык саны 2032 елга 2,1 миллионга кадәр артачак, шул ук вакытта республика икътисадына ел саен 51,4 меңгә якын яңа хезмәткәр таләп ителәчәк. Мондый мәгълүматлар «Работа в России» порталында төбәктәге эш бирүчеләр арасында уздырылган сораштыру нәтиҗәләреннән күренә. Бу хакта «Работа в России» кадрлар үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Анкеталаштыруда Татарстанның 6,7 мең предприятиесе катнашты, шул исәптән 4,9 мең квоталы оешма. Югары технологияле тармакларда персоналга ихтыяҗ зур булыр дип көтелә. Компьютерлар, электрон һәм оптик эшләнмәләр җитештерүдә (41,4 процент), транспорт чаралары һәм җиһазлар җитештерүдә (37,4 процент), машиналар һәм җиһазлар ремонтлауда һәм монтажлауда (28,2 процент) мәшгульләр саны арту фаразлана. Персоналны кыскарту полиграфиягә (43,2 процентка), кәгазь җитештерүгә (27,8 процентка) һәм күн эшләнмәләргә (25,6 процентка) кагылачак», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Фараз буенча ел саен республика предприятиеләренә урта һөнәри белемле 28,2 мең хезмәткәр (54,9 процент), югары белемле 18,8 мең кеше (36,7 процент), шулай ук квалификациясез эшчеләр (8,4 процент) таләп ителәчәк. Еллык ихтыяҗ буенча эшкәртү (8,1 мең кеше), мәгариф (6,91 мең), сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр (6,87 мең), транспорт һәм саклау (5,82 мең), төзелеш (3,83 мең) тармаклары лидерлар булачак. Шул ук вакытта ваклап сатуда яңа хезмәткәрләргә ихтыяҗ елына 1,3 мең кешегә кимиячәк.
Югары белемле белгечләр арасында сәнәгатьтә һәм җитештерүдә инженерлар, табиблар, укытучылар, мәгълүмат базалары һәм челтәрләр буенча белгечләр, бухгалтерларга ихтыяҗ булыр дип көтелә. Урта һөнәри белемлеләр арасында каравылчылар, пешекчеләр, урта медицина персоналы алдынгылар рәтендә, ә эшче һөнәрләрдән – машина йөртүчеләр, электромонтерлар, механиклар һәм автотранспорт һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлаучылар, слесарь-сантехниклар, эретеп ябыштыручылар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз