Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанга 17 Россия Герое килә һәм мәктәп һәм лагерьләрдә батырлык дәресләре үткәрә
Татарстанга 13-16 ноябрьдә 17 Россия Герое килә һәм мәктәп һәм лагерьләрдә батырлык дәресләре үткәрә. Алар Казан, Алексеевск, Арча, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Саба, Чистай районнарындагы кадет мәктәпләрендә, балалар лагерьләре һәм мәктәпләрендә булачак.
Россия Геройлары Казанда НАТО трофей техникасы күргәзмәсен карарга һәм Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга планлаштыра.
«Татарстан традицион рәвештә инде икенче ел рәттән «Геройлар истәлеге вахтасы» проекты кысаларында Россия геройларын каршы ала. Мәктәп укучылары өчен бу тарихка кагылу, геройларга сорауларын бирү өчен уникаль мөмкинлек. Яшь буын үз иленең тарихын белергә һәм үз Геройларын истә тотарга тиеш», - дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова.
Россия Геройлары арасында Татарстан егете Рәсим Баксиков та бар. Ул танк экипажы составында лейтенант Александр Леваков һәм ефрейтор Алексей Неустроев белән бергә чын батырлык кылды. Танкистлар артиллерия ярдәме белән ике Т-72Б танкы, бер М113 бронетранспортеры һәм Америкада җитештерелгән биш MaxxPro бронетранспортерыннан торган дошман техникасы колоннасын юк итте.
Проектта шулай ук Татарстаннан Россия Герое Иван Жарский да катнаша. Аның бүлекчәсе бер тәүлектә сигез Украина хәрби техникасын, шул исәптән Bradley пехота хәрби машинасы һәм Leopard немец танкын, шулай ук дошманның терәк пунктын юк итте.
«Татар-информ» кичә Казанга «Дөреслектә көч – горурлык һәм Җиңү» күргәзмәсе экспонатларын китерделәр, дип хәбәр итте. Шәһәр Үзәк стадионы янындагы экспозициядә кулга төшерелгән НАТО техникасын күрсәтәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз