news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга 16 почта элемтәсе күчмә бүлеге кайтарылды

Алар 22 меңнән артык кеше яши торган 145 торак пунктка хезмәт күрсәтәчәк

  (Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанга 16 почта элемтәсе күчмә бүлеге кайтарылды. РБК “Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән белдергәнчә, алар 22 меңнән артык кеше яши торган 145 торак пунктка хезмәт күрсәтәчәк.
“УАЗ-3303” автомобильләре базасында эшләнгән мобиль фронт-офислар почта элемтәләренең стационар бүлекләре булмаган ерак, кеше аз яши торган районнарда хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән. Анда тулы почта хезмәтләре комплексы тәкъдим ителә.
Россиядә барлыгы 450 дән артык күчмә почта бүлеге эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100