news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүче ир-ат зур күләмдә алимент түләмәгән өчен шартлы рәвештә хөкем ителде

Нурлатта яшәүче 42 яшьлек ир-ат зур суммада алимент түләмәгән өчен гаепле дип табылды. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, суд ир-атны баласына алимент түләргә мәҗбүр иткән, әмма 2025 елның декабреннән 2026 елның апреленә кадәр ул аны түләүдән качып йөргән. Ир-атны алимент түләмәгәне өчен административ җаваплылыкка тарткан булганнар инде. Бурычның гомуми күләме 900 мең сумнан артып киткән.

Ир-ат гаебен тулысынча таныды. Суд аны 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot