news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүче ир-ат, җинаять җаваплылыгыннан куркып, 8 миллион сумлык әҗәтен түләгән

Татарстанның Баулы районында яшәүче ир-атның 8 миллион сумлык бурычы җыелган, шул сәбәпле аңа карата 18 башкарма производство ачылган. Ул әҗәтен билгеләнгән вакытта түләмәгән, һәм бурычның күләме тагын 552 мең сумга арткан.

Республика Суд приставлары идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир-атның залогта өч автомобиле булган. Икесен приставларга тапшырган, ә өченчесен яшермәкче булган, ләкин машинаны табып, арест салганнар. Соңрак ул инде арест салынган автомобильләрне яшергән, нәтиҗәдә аңа карата яңа административ беркетмәләр төзелгән.

Приставлар автомобильләрне аукционда сатуга әзерли башлагач кына, бурычлы ир-ат әҗәтен тулысынча түләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot