news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Диния нәзарәте һәм КФУ тарихта беренче тапкыр үзара килешү төзеде

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, 1803 елда Казанда бастырылган Коръәннең ике томлык беренче басмасы КФУда саклана.

Татарстан Диния нәзарәте һәм КФУ тарихта беренче тапкыр үзара килешү төзеде
http://dumrt.ru/

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар. Бу ике оешма арасындагы тарихта беренче шушындый килешү.

«Әлбәттә, без КФУ белән элек тә эшли идек. Хәзер исә мөнәсәбәтләребезне рәсмиләштердек. Киләчәктә дә файдалы нәтиҗәләргә ирешергә насыйп булсын», — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, килешү мәгълүмат тарату, мәгърифәтчелек һәм белем бирүнең сыйфатын яхшыртуга ярдәм итүне, татар дини мирасын саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыруны күз алдында тота.

Мөфти ике арадагы хезмәттәшлекнең мисалы итеп, басма Коръәнне телгә алды. 1803 елда Казанда бастырылган Коръәннең ике томлык беренче басмасы КФУда саклана. «Коръән Мәккәдә иңгән, Мисырда укылган, Истанбулда язылган, Казанда бастырылган», — диде ул.

«Бу килешүнең мөмкинлекләре дә, бурычлары да зур. Киләсе буыннар хаталанмасын өчен, бай тарихыбызны өйрәнергә кирәк. Университетта күп кулъязмалар яхшы хәлдә сакланган. Бездә бу материалларга тигез хокуклар булырга тиеш. Бу килешү төзелгән очракта безнең арада бәхәсләр булмаячак», — диде Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов сүзләренчә, алдагы берничә ел дәвамында, Идел буе Болгарстанның Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан, тарихи-мәдәни мирасны өйрәнүдә мөмкин кадәр алга китеш ясалырга тиеш. «Монда КФУның дөньяви белем бирүче уку йорты буларак дини белем бирү системасы багланышлары турында сүз бара. Дини белем бирү системасы башында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт тора», — диде ул.

Шулай ук Рамил Хәйретдинов мирасның куркыныч астында булуы һәм бик начар шартларда саклануы турындагы бәхәсле сөйләшүләрне кире какты. «Сезне КФУга, сирәк кулъязмалар бүлегенә чакырабыз һәм сез коллекциянең иң ышанычлы кулларда булуын күрерсез. Шулай ук коллекцияләр Татарстан Милли китапханәсендә, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында һәм башка шәхси коллекцияләрдә саклана», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100