Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстандагы туризмга багышланган матбугат турында: Туризм үсештә булачак
Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов төбәктәге туризмны үстерүгә юнәлдерелгән чаралар турында сөйләп үтте. Бу турыда ул «Байтик» сәламәтләндерү-мәгариф комплексына, «Урман һәм елга» глэмпинг зонасына булган пресс-турда чыгыш ясады.
«Каян сезне болай җыеп алу идеясе барлыкка килде? Без еш кына шулай журналистларны үзебездә җыябыз. Беләбез сез көннәр буена эшлисез, сәяхәт итәргә дә вакыт аз. Шуңа күрә дә, сезнең игътибарга республиканың тагын бер матур туризм объекты булган «Байтик» сәламәтләндерү-мәгариф комплексына чакырырга булдык. Гомумән алганда, төбәктә «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында туризмны үстерүгә юнәлтелгән күптөрле чаралар планлаштырылган. Алар 2025-30нчы еллар аралыгында гамәлгә ашырыла.Туризм үсештә булачак», – дип ассызыклады Сергей Иванов журналистлар белән аралашканда.

Ул шулай ук дәүләт тарафыннан бирелгән ярдәм чараларының туризмның алга китеше өчен мөһим булуын әйтте.

«Номер фонды, инфраструктура һәм яңа тарту нокталары булдыру» региональ проектының ике чарасын тормышка ашыру планда. Татарстан Республикасының туристлык тармагына ярдәм итү өчен Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән республикабыз арасындагы килешү нигезендә 279,5 миллион сум күләмендә бердәм субсидия каралган. Бу финанслар: федераль бюджет акчалары исәбеннән – 220,8 миллион, республика бюджетыннан – 58,7 миллион сум. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты тарафыннан бердәм субсидия бирү тәртибен килештерү эше алып барыла», – дип аңлатты Иванов.

- «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты 2021 алып 2024 елга кадәр 1 969,5 миллион сум күләмендә финанслау бүленгәне билгеле. Федераль бюджет акчалары исәбеннән – 1 523,6 миллион һәм республика бюджеты хисабыннан 445,9 миллион сум. Барлыгы 175 туристик проект хуплану тапкан.
- Дәүләттән булган ярдәм глэмпинглар булдыру, туристлык җиһазлары сатып алу, пляжларны төзекләндерү, вакыйгалы чаралар үткәрүгә бирелгән. Шулай ук Татарстан шәһәрләре үзәкләренең туристлык кодын, Казан шәһәрендә туризм тармагының кадрлар потенциалы үзәген булдыру буенча иҗтимагый һәм эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз