news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстандагы трассада сыерлар төялгән машина капланган

Видео кадрларыннан күренгәнчә, хайваннар хуҗа кеше килеп җиткәнен тыныч кына көтеп тора.

(Казан, 30 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанда М7 трассасында сыерлар төялгән йөк машинасы ян кырына ауган. "Татар-информ" агентлыгында авария урыннан видео барлыкка килде.

Казан янында Осиново бистәсеннән ерак түгел урында йөк машинасы ян кырына ауган. Аның арбасында сыерлар булган.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, арбада ике сыер бар. Алар имгәнмәгән. Хайваннар хуҗа кеше килеп җиткәнен тыныч кына көтеп басып тора.  

Авариянең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot