Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстандагы төзелеш фирмасы директоры 78 млн сум салым бурычы түләмәүдә гаепләнә
Татарстан Прокуратурасы «Премьер-Сити» төзелеш компаниясе директоры эше буенча судка гаепләү җибәрде. Ул салым буенча 78 миллион сумнан артык бурыч җыйган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Адилә Гайнетдинова хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, 2018 елдан 2021 елга кадәр төзелеш фирмасы башлыгы 16 контрагент белән исәп-хисап документларына финанс-хуҗалык операцияләре турында документациягә белә торып ялган белешмәләр кертеп, салым түләүдән качкан. Шулай итеп аның дәүләткә 78 миллион бурычы җыелган.
Шул сәбәпле, «Аеруча зур күләмдә салым түләүдән качу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү барышында фирманың гомуми суммасы 103 миллионнан сумнан артык булган милкенә арест салынган.
Шушы көннәрдә әлеге эшне Казанның Вахитов районы судында караячаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз