news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстандагы тел сәясәте бөтен Россия өчен үрнәк - Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык

Казанда милли һәм төбәк ММЧ форумында Россиянең 25 субъектыннан 250 вәкил катнаша

 (Казан, 1 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева, Гөлүзә Василова). Казанда, "Корстон" комплексы мәйданчыгында VI Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы уза.
Татарстан башкаласына чарага Россиянең 25 субъектыннан 250 вәкил килгән. Алар арасында - эре махсус һәм милли ММЧ җитәкчеләре һәм журналистлары.
Форумның пленар утырышында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Этникара журналистика гильдиясе президенты Маргарита Лянге (Мәскәү), республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һ.б. катнаша.
А.Зарипов сәламләү чыгышында искәрткәнчә, форумның максаты - милли һәм төбәк ММЧның бүгенге хәле һәм үсеш перспективалары буенча фикер алышу. Ул форумда катнашучыларга нәтиҗәле тәҗрибә уртаклашу теләде.
Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның тышкы коммуникацияләр бүлеге башлыгы Рамазан Альпаутов федераль агентлык җитәкчесе Игорь Бариновның чарада катнашучыларга юлланган сәламләү хатын укыды.
Аерым алганда, анда форумның - бөтен Россия өчен истәлекле вакыйга булуы белдерелә. "Форум милли ММЧның киләчәк үсешенә этәргеч булачагына ышанам", - диелгән сәламләү текстында.
Татарстандагы тел сәясәте бөтен Россия өчен үрнәк, дип белдерде Рамазан Альпаутов. Ул шулай ук республиканың телләрне үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot