news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы ташландык чиркәүдә Идел буендагы ачлык турында фильм төшергәннәр

Питрәч районындагы ташландык таш чиркәү 1904 елда төзелгән һәм анда Печера Изге Ана иконасы саклаган.

(Казан, 8 август, “Татар-информ”, Елена Сәлахова). Узган ял көннәрендә Питрәч районының Югары Дәүләтъяр авылында Идел буендагы ачлык турында фильм төшергәннәр. Кадрларны ташландык таш чиркәү янында ясаганнар. Бу хакта “Татар-информ”га режиссер ярдәмчесе Лилия Кәлимуллина хәбәр итте.

Төшерү төркеме бу урынны сайлау очраклы булмаган. Ташландык таш чиркәү 1904 елда төзелгән һәм анда Печера Изге Ана иконасы саклаган. Җирле пейзажда ХХ гасыр башы күренеше бар һәм бу урын фильм төшерү өчен кулай булган.

“Сюжет буенча, ачлык вакытында кешеләргә ризык китергәннәр. Кешеләр күрше авыллардан гыйбадәт йортына савыт тотып ипи һәм бәрәңге алу өчен килгән. Савыты булмаганнарга ризык бирелмәгән”, - дип сөйләде Лилия Кәлимуллина.

Массовкада 50 кеше катнашкан. Аларны кастинглардан, белдерүләр буенча җыйганнар. Режиссер махсус ябык кешеләрне җыйган. Шул чор атмосферасын тудыру өчен кием биргәннәр, алты визажист грим салган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100